21 май 2014 яңалыклары
-
Чирмешән урманнарында ышыкланырга урын бар
Язын Чирмешән урманчылары урман буйларында - тагын өч төштә ял итү урыннары ясап куйды. Беседкаларның берсен урманнарыбызның Аксубай районы чигендә, Яңа Ибрай авылы ягындарак урнаштырганнар. Түбән Карамалдан Чумачкага барганда, урман янәшәсендә яңгырдан, кояштан ышыкланырлык яңа урын бар. "Күтәмә борылышы"на Лашман ягыннан килгәндә дә беседкага кереп хәл алып чыгарга мөмкин.
-
Имаметдин абый зур бүләк калдырган
Үткәннәребезгә игътибар артып, соңгы елларда район авыллары хакында шактый гына хезмәтләр дөнья күрде. Шәхсән мин Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Кармыш авылларына кагылышлы шундый басмаларны укып чыктым. Безнең тарих уртак бит: авылларыбыз, нәсел җепләребез бер-берсенә нык бәйләнгән. Туганнар, агай-энеләр, карендәшләр, я "чыбык очы"... Шунлыктан мин әлеге китаплардан танышрак йөзләр, таныш...
-
Кызыл Ярдан Мәсания әбигә 90 яшь тулды
Кызыл Ярдан Мәсания әби Зәбирова кояшлы май аенда дөньяга килә. Инде аңа 90 яшь. Район башлыгы Наил Зарипов та ак әбине олы юбилее белән тәбрикләп, кайнар котлауларын җиткерде. Тормыш авырлыкларын күп күргән Мәсания әби бүген инде сәламәтлеге белән мактана алмый. Зиһене дә начарланган, хәрәкәтләнүе дә кыенлашкан. Әби бүген улы Зәйнулла...
-
Чирмешән юллары ремонт көтә
Ивашкино ягыннан Әккәрәйгә, Кармышка, Яшәүчегә алып баручы төп юл нык ватылган гына түгел, хәрәкәт өчен дә куркыныч. Монда көн дә йөрүчеләргә түземлек бирсен. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин районга эшлекле визитын шул объектны караудан башлады. Кармышка кадәр биш минутта барасы юл ярты сәгать чамасы вакытны алды....