Үткәннәребезгә игътибар артып, соңгы елларда район авыллары хакында шактый гына хезмәтләр дөнья күрде. Шәхсән мин Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Кармыш авылларына кагылышлы шундый басмаларны укып чыктым.
Безнең тарих уртак бит: авылларыбыз, нәсел җепләребез бер-берсенә нык бәйләнгән. Туганнар, агай-энеләр, карендәшләр, я "чыбык очы"... Шунлыктан мин әлеге китаплардан танышрак йөзләр, таныш...
Үткәннәребезгә игътибар артып, соңгы елларда район авыллары хакында шактый гына хезмәтләр дөнья күрде. Шәхсән мин Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Кармыш авылларына кагылышлы шундый басмаларны укып чыктым.
Безнең тарих уртак бит: авылларыбыз, нәсел җепләребез бер-берсенә нык бәйләнгән. Туганнар, агай-энеләр, карендәшләр, я "чыбык очы"... Шунлыктан мин әлеге китаплардан танышрак йөзләр, таныш исемнәр эзләдем. Авторлары күңелләренә авыр алмасыннар, хезмәтне күп куйганнар, тик аларда күбрәк активистлар, авылның яхшы яклары гына күрсәтелгән дип уйлыйм. Ә менә Имаметдин абый Хәйретдиновның күптән түгел дөнья күргән "Бөркеп чыккан чишмә - Бәркәтә" исемле хезмәте бу яктан тел-теш тидерерлек түгел. Шулкадәр мәгълүматны мәрхүм каян алып, ничек табып кына бетергән диген. Гап-гади агроном булып эшләгән якташыбыз Бәркәтә авылының 450 еллык тарихын бик җентекләп тикшергән. Кызыклы, горурланырлык, шул ук вакытта кызганыч вакыйгаларны да оста тасвирлаган ул. Китапка тирә-як авыл кешеләренең байтак исемнәре кергән, тормышлары күрсәтелгән. Автор Туймәт, Түбән Кәминкә, Үтәмеш, Баграж, Кармыш халкын еш телгә ала.
Бәркәтәдә Хәйретдиновлар - зур һәм мактаулы нәсел. Имаметдин абый үзләре турында гына яза алыр иде. Юк, җирле тарихчы алай итмәгән, ә киләчәк буыннар файдаланырлык, гыйбрәтле, зур итеп авыл тарихын язган.
Имаметдин абыйның хатыны Дания апага да зур рәхмәт. Мәрхүм иренең авылдашларына "соңгы бүләген" җиткерү өчен ул бик тырышкан. Нәтиҗәдә, эчтәлекле китап аша без әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүрешен кино кадрларыдай күз алдына китердек.
Миңлегөл Әгъзамова,
Түбән Кәминкә авылы.
Нет комментариев