Иске Сережкинода Хәтер көне һәм Авыл көне узды
Быел Троицк ата-аналар шимбәсе 30 майга туры килде. Бу көнне Иске Сережкинога елга бер тапкыр бөтен илдән - Тольятти, Самара, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән, Мәскәүдән, шулай ук район үзәге Чирмешәннән авылдашларыбыз җыела.