"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Атнасына 3 тапкыр балык ашасаң, эчәк яман шеше килеп чыгу ихтималы бермә-бер кими. Халыкара яман шешне өйрәнү буенча агентлык белгечләре шулай ди.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында 1 апрельдә Чирмешәндәге Мәңгелек уттан старт алаган “Җиңү уты” эстафетасы кабат район үзәгенә кайтты. Яңа Элмәле авыл җирлеге аны Чирмешән лицеена тапшырды.
Бөек Җиңү бездән ерагайган саен, бөтендөнья илләре куркып торган дошманны халкыбыз ничек, кемнәр җиңә алды икән дигән сорау кискенрәк туа. Сүзем шуларның берсе – гадәти булмаган язмышлы каһарман авылдашым хакында.
6 майда Татарстанда һава торышы үзгәреп торачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 майга алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда язгы чәчү эшләре 14344 гектар мәйданда башкарылган, бу –тиешленең 33 проценты.
0