Көзге чорда нинди чирләрдән сакланырга кирәк?
Алдан аяк киенер чак! Белгечләр вируслы чирләр баш калкыткан көзге чорда шушы кагыйдәне истә тотарга чакыра. Ел саен бу чорда ОРВИ, грипп белән авыручылар саны артуга ияләшеп беттек инде. Соңгы елларда алар сафына коронавирус та өстәлде. Бу атналарда исә республикада ковид йоктыручылар саны янә арта башлады. Чаң сугарга кирәкме? Бакча эшләре вакытында нинди чирләрдән сакланырга кирәк? Журналистлар белән очрашуда бер төркем белгеч шул уңайдан киңәшләрен бирде.