Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән яшьләре Россия чемпионы белән очрашты

Чирмешәннең спорт сөюче яшьләре трамплиннан чаңгыда сикерү буенча чемпион Данил Садриев белән очраштылар. Ул “Орион” яшьләр үзәгенә кунакка илде. Чара “Чемпион белән иртәнге чәй” проекты кысаларында узды.

Дүрт тапкыр Россия чемпионы, Пекинда узган Олимпия уеннарында көмеш медаль иясе, дөнья чемпионатында бронза медаль откан, FIS CUP җиңүчесе, Россия Кубогының гомуми зачетында ике тапкыр җиңүче – 20 яшьлек Данил күрше Лениногорск шәһәре егете.

Пекинда узган кышкы Олимпиадада “көмеш” яулаган якташыбызга 18 генә яшь була, ул командада иң яшь спортчы. Бу Россиянең олимпиадаларда әлеге спорт төрендә икенче һәм соңгы 54 елда беренче медале.

- Данил мондый очрашуларга барырга бик сирәк ризалаша икән, ә безгә килүдән баш тартмавы безнең өчен дәрәҗә, - диде, җанлы әңгәмә барышында, чараны оештыручы Альмир Жораев.

Яшьләрнең генә түгел, очрашуга килгән тренер һәм педагогларның да сораулары күп булды спорт остасына.

- Данил, бу төр спортка килүегезнең сәбәпчесе кем?

- Мин чаңгыга 5 яшемдә бастым, алты яшь ярымда трамплиннан сикердем. Моңа беренче сәбәпче абыем булгандыр. Ул күнегүләргә киткәч миңа үземә генә күңелсез иде, ә трамплин безнең тәрәзәдән үк күренеп тора.

- Тренерыгыз турында сөйләгез әле.

- Беренче тренерым – Николай Герасимов. Ул минем өчен бик күп эшләгән кеше, аңа чиксез рәхмәтлемен. Николай Васильевич икенче әтием кебек. Мине бакчадан алырга әнинең вакыты булмаганда ул килеп алып, тренировкага бара идек.

- Сезнең Пекинда Россиягә китергән дәрәҗә ничек бәяләнде?

- Россия дә, Татарстан да спортта уңышларга ирешүчеләргә яхшы мөнәсәбәттә. Акчалата премия һәм фатир бирделәр.

- Трамплиннан сикергәндә курку хисе бармы?

- Тренерның шундый сүзе гел истә. Беренче тапкыр трамплинга менеп, аннан сикермәгән спортчы белән шөгыльләнүнең мәгънәсе юк, дия иде ул. Билгеле, курку бар, алда әйткәнемчә, мин беренче менүдә, алты яшь ярымда сикердем.

- Пекинда сез “көмеш” алгач, Лениногорскийдагы трамплинга реконструкция ясалачак дигән сүзләр булды. Бу юнәлештә “боз кузгалдымы”?

- Әйе, булды андый сүзләр. Әлегә үзгәреш юк, шулай да ышандыралар. Зур трамплинга зур чыгымнар кирәк, бәлки кечерәген ясарлар дип өметләнәм.

- Карьерадан китү теләге булмадымы?

- Булды, берничә тапкыр. Бернчесе - 10 яшьләрдә трамплиннан егылып күзлегемне ваткач һәм чаңгыны сындыргач. Бер ай күнегүләргә йөрмәгәч, тренер өйгә килеп ачуланды: “Син нәрсә, мин синең белән биш ел шөгыльләндем, ә син бу спорт төрен ташларга телисеңме?” Рәхмәт аңа. Икенчесе инде бераз үскәч, 17 яшьләрдә булды. Бусы - акча эшләү теләге белән. Әни җилкәсендә утырырасы килмәде. Акчаны бик аз түли иделәр. Яңа уңышларга ирешкәч, түләүне арттырдылар.

- Спорт белән шөгыльләнгәндә ничек итеп укуга зыян китермәскә?

- Үзеңә максат куярга кирәк. 8 сыйныфка кадәр яхшы укыдым, ә менә җыеннар башлагнач, дәресләргә әзерләнергә вакыт аз кала иде. Тагын бер кат рәхмәт тренерыма, укытучыларыма, алар минем белән өстәмә шөгыльләнделәр. Имтиханнарны яхшы тапшырып югары уку йортына кердем, хәзер Пермь шәһәрендә белем алам. Без барыбыз да кешеләр, кайвакытта юл күрсәтүче дә кирәк.

- Һәр спортчы тренер була алмый, ә сез киләчәгегезне ничек күз алдына китерәсез?

- Әйе, мин әле яшь, спортны ташламыйм, башта укуымны тәмамларга, гаилә корырга кирәк. Тренерлар миннән тренер чыгачак, диләр, тик мин үземне бу өлкәдә күрмим, үз эшемне ачу хыялы бар.

- Булачак спортчыларга киңәшләрегез.

- Спортта бервакытта да җиңел булмый, шуны онытмагыз. Әгәр берәр спорт төре ошый икән, кеше анда үзе тартыла, мәҗбүр итәргә, үгетләргә дә кирәкми.

Чемпион белән менә шундый җанлы әңгәмәдә катнаштык, вакытның узганы сизелмәде дә. Данилга җан атарга аның спортчы дуслары да килгән иде.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев