Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Өегезгә “Көзге кояш” кертегез!

Шулай дип аталучы пирог әзерли беләсезме?

Кирәк булачак:
ташкабак – 1;
цукини – 1т;
кишер– 3;
акмай – 150 грамм;
он – 300 грамм;
салкын су – 7 кашык;
тоз – тәменчә;
йомырка – 4;
каты сыр – 150 грамм;
сөт – 300 миллилитр;
сарымсак – 2 теш.

Салкын акмайны эре итеп ваклыйбыз, өстенә он һәм тоз салып, пычак ярдәмендә онлы-майлы валчыклар ясыйбыз. Аларны савытка салып, салкын су кушабыз һәм камыр басабыз.
Пергамент җәелгән табага камырны тигез итеп урнаштырабыз һәм суыткычка куябыз (камыр табаның читләрендә һәм төбендә булырга тиеш).

Хәзер иң авыры — чистартылган яшелчәләрне бик юка пластиналар формасында кисәргә кирәк. Яшелчә чистарта торган пычак ярдәмгә килер. Яшелчә “тасмалары”н бертигез зурлыкта ясарга тырышыгыз.

Киселгән яшелчәләрне камырлы таба өстенә аралаштырып, матур итеп урнаштырырга кирәк (яшелчә тасмалары “ятарга” түгел, ә кыска яклары белән бер-берсенә терәлеп “басып” торырга тиеш). Табаның читеннән башлап, уртасына таба барыгыз.

Хәзер йомыркаларны туглыйбыз, сөт салып, тагын бер кабат яхшылап туглыйбыз. Тоз, кыргычтан чыгарылган сыр һәм тәменчә тоз кушып бутагач, пирог өстенә тигез итеп коябыз. Табаны өстәлгә җиңелчә суккалап алыгыз, сөтле-сырлы сыекча барлык яшелчәләр арасына керергә тиеш.

180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 60-70 минут пешерәбез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев