Керкәле суганчысы Мөгаззәмә әби үз юбилеена кунаклар җыйды
Узган гасырның 80 нче еллар башындагы бер елны Керкәле авылыннан күп балалы Фәттаховлар гаиләсе дәүләткә 9 тоннадан күбрәк суган сата. Әни кеше моннан кала колхоз эшенә, чөгендер сирәкләргә дә өлгерә.