Әмирдә татар телен данладылар
Әмирдә узган, “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” дип аталган әдәби-музыкаль бәйгедә катнашкан Герман Смирновка нибары 4 яшь. Герман әлеге чарага район үзәгенең “Чишмәкәй” балалар бакчасы данын якларга килгән. Сынатмады, татар телендә шигырьне менә дигән итеп укыды ул.