Бәркәтәдә берәү, кибетчегә пычак белән янап, бер шешә аракы урлаган
Бу хәл август аенда Бәркәтә авылында булган. 53 яшьлек ир-егет, аек булмаган хәлдә, өеннән пычак алып, авыл кибетенә таба юнәлә. Биредә ул, сатучыга-авылдашына пычак белән янап, бер шешә аракы таләп итә.