Икесе дә кадәр–хөрмәттә яшиләр
Чирмешәндә яшәүче Кәримә Дәүләтшина һәм Шешминкада гомер итүче Лидия Атарская бер үк көнне 90 яшьлек юбилейларын үткәрделәр. Алар бер-берсенә бик охшаш: матур гомер иткәннәр, халыкка хезмәт күрсәткәннәр, икесе дә безне аякта каршы алып, озатып калдылар; үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп аралаштылар.