Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче 88 яшьлек бабай пычаклар ясый
Быел 89 яшен тутыручы Харрас бабай Шәрифуллин эшсез утырырга яратмый. Ул механизатор да булган, Якты Тау авылындагы тегермәнне дә эшләткән, ә пенсиягә чыккач пычаклар ясый башлаган.