Мәктәпләр арасында волейбол ярышының төп бүләгенә Ивашкино кызлары ия
Районыбыз мәктәпләре укучылары арасындагы чираттагы волейбол ярышлары ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып үткәрелде. Анда Ивашкино кызлары үзләренең бик оста волейболчылар икәнлекләрен дәлилли алдылар.