Чирмешәндә ялгызларны кавыштыру клубы да кирәк
Соңгы елларда мондый проблема тагын да кискенләште кебек. Авылларда дистәләгән ир-егет (30-60 яшьлекләр) үзенең ярын көтеп картайды, ә кызлар – шәһәрләрдә. Дөрес, авылларда да ялгыз хатын-кызлар бар, тик нигәдер алар да үз парларын таба алмый. Моның сәбәбе нидә, аларга ничек ярдәм итәргә? Бәлки кавыштыру клубы кирәктер?!