Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Республиканың икътисад министры чирмешәнлеләрне җитештерү күләмнәрен арттырырга өндәде

    Районыбызда республиканың Икътисад министрлыгы вәкилләре күчмә баланс комиссиясендә булып, кече һәм урта бизнес өлкәсе белән таныштылар, эшмәкәрләр белән күзгә-күз карап сөйләштеләр.

    -Һәр район үзенчәлекле. Чирмешән районында икътисадструктурасының 60 проценты чамасы нефть тармагына, ә калганы авыл хуҗалыгына, бизнеска, үзмәшгульләргә туры килә, - диде ТР Икътисад министры Фәрит Абделганиев, Лашмандагы сугым цехында һәм Альберт Латыйповның тиздән ачылачак пекарнясында булганнан соң. -Очрашуларда безгә турыдан-туры сорау бирәләр, проблемалары турында җиткерәләр, аларны чишүдә конкрет ничек булышу мөмкинлеген белешәләр.

     

    -Кооперативыбызга колбаса җитештерү өчен җиһазлар алуга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 5,5 миллион сум грант акчасы бирделәр, әмма аны куллана алмыйбыз, чөнки моңа әле тагын шулкадәр сумманы үзебез дә кертергә тиеш. Аны кайдан алыйк? – дип, “Чирмешән” кооперативы җи-
    тәкчесе Альфрит Хәйрисламов министрга башкаларны да борчучы проблема турында мөрәҗәгать итте.

    Фәрит Абделганиев бу мәсьәләне контрольга алды.

    Лашманда Альберт Латыйпов ремонтлатучы пекарня озакламый файдалануга тапшырылырга тиеш. Райпоның элеккеге, соңгы вакытта буш торган кибетен үзгәртеп коруга 3 миллион сум чамасы акча тотканнар. Инде җиһазлар да кайта башлаган. Министр Латыйповка да ничектер булышу җаен табарга ышандырды, эшмәкәрнең Чирмешәндәге пекарнясында булырга да өлгерде. Сүз уңаеннан, аңа район үзәгендәге “Шифа” медицина үзәген, башка кайбер объектларны да күрсәттеләр.

    Райондда 113 кече ферма бар, аларда мал асрыйлар, 335 кеше үзмәшгуль сыйфатында шәхси эшмәкәр буларак үз эшен алып бара.

    Кайда гына булмасын, министр җитештерү күләмнәрен арттыру бурычын куйды.

    Күчмә баланс комиссиясе уңаеннан Икътисад министрлыгыннан безгә килгән белгечләр Ивашкинода Александр Макаровның узган елда гына ачылган пекарнясын да карадылар. Әлегә монда көнгә уртача 200 данә ипи пешерәләр, аны район кибетләренә озаталар.

    -Безнең ипи – натураль ризык, ул колмак чүпрәсе белән ясала, аны үзем җыйдым, - ди Александр. –Шуңа да ипигә сорау гел бар, реклама кирәкми. Пилмәннәребезне казанга кадәр озатабыз.

    Макаровларның пекарнясында өч мич, ике суыткыч, бер туңдыргыч та бар. Аларда 4 кеше эшли. Җитештерү күләмен үстерергә финанс кысынкылыгы гына комачаулый, байтак акчалары пекарня төзүгә тотылган. Заманча, куәтлерәк иттарткыч та аласылары килә, тик моңа да акча бүлә алмыйлар, бәлки республика булышыр дип өметләнәләр. Аларга бу өлкәдә ничектер ярдәм итү юлларын эзләячәкләр.

    Он эшләнмәләре пешерүчеләрнең зары да җиткерелде: безнең районда бу яктан чикләү булмаса да, безнекеләрне кайбер күрше районнарның сәүдә нокталарына кертмиләр икән, төрле сәбәпләр белән, товарларын алмыйлар, ди. Үз җитештерүчеләрен шулай яклыйлар, янәсе. Күптән билгеле административ ысул.

    Реклама

    Кармыш фермерларының да мактанырлыгы бар, бу җирлектә читтән инвесторлар юк икән, алай да җирләр хуҗалы, алар җирле фермерларда. Элеккеге колхоз фермасы да буш түгел, әйтик, монда Илгизәр Фәтхетдинов, Дамир Гатин, Динар Миннебаев барысы бергә 480 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Көрәйгәч, үгезләре “Чирмешән” кооперативының сугым цехына озатыла. Кооператив белән дустәнә, ике якка да отышлы килешү юлын тапканнар. Җир белән дә эшлиләр.

    Гатинда 16 кеше эшли: терлекчеләр, механизаторлар, төрле эшләнмәләр җитештерүчеләр.

    Бу көннәрдә техникаларын язгы кыр эшләренә әзерлиләр.

    -Бүген ипи пешерү цехым-пекарням эшләми, - ди Дамир Гатин. –Аны ремонтлауга, бигрәк тә җиһазлар алуга 6 миллион сумлап акча кирәк. Мичләрне дә газга күчерәсе килә.

    Узган елда “Чирмешән” кооперативының Лашмандагы сугым цехында 6 миллион 120 мең сумлык продукция җитештерелгән, шуның 840 мең сумы үзпродукция, калганы – итләтә сатылган өлеш. Былтыр биредә 385 баш эре мал чалганнар, быел 40 чамасы.

    Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән төрле объектларда булганда, министр катнашында, үзмәшгульлек турында да сүз алып бардылар.

    -Үзмәшгульлек – үз эшеңне легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирүче уңышлы проект, - диде Фәрит Абделганиев, бездә бу өлкәдә актив эш алып барылуын билгеләп.

    Министрга районда заманча элеватор булмау, булганының тик торуы хакында да зарландылар. Фермерлар көзен иген уңышын кая тапшырырга аптырыйлар.

    Мәгариф тармагында хезмәт куючы берәү үзмәшгуль буларак та эшләмәкче. Моңа вакыты да бар икән.

    -Рәхәтләнеп эшли аласыз, беркем дәгъва белдермәс. Бары хезмәт күрсәтү күләме ачык булырга, күренеп торырга, үзмәшгульлек режимы буенча табыштан 6 яки 4 процент күләмендә (юридик һәм физик затлар белән эшләгәндә) салымнар түләнергә тиеш, - диделәр аңа, дәүләт, күзәтчелек органнары вәкилләре һәм райондагы эшкуарлар белән очрашу вакытында.

    фото: Гөлсирә Шәрифуллина, Кадыйр Гомәров

    ТР икътисад министры Чирмешән районында эшкуарлык үсеше белән танышты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: