Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә ялгызларны кавыштыру клубы да кирәк

    Соңгы елларда мондый проблема тагын да кискенләште кебек. Авылларда дистәләгән ир-егет (30-60 яшьлекләр) үзенең ярын көтеп картайды, ә кызлар – шәһәрләрдә. Дөрес, авылларда да ялгыз хатын-кызлар бар, тик нигәдер алар да үз парларын таба алмый. Моның сәбәбе нидә, аларга ничек ярдәм итәргә? Бәлки кавыштыру клубы кирәктер?!

    Бу сорауны иң элек озак еллар гомер иткән парларга бирергә булдым.

    Халилә Заһретдинова (Иске Кади): - Якуб белән гаилә корып яши башлавыбызга 45 ел булды. Белмим инде, без яшь вакытта кавыштыручы кирәкми иде. Ирем белән бер класста укыдык, дуслар идек, армиягә киткәч хат алышып тордык, шуннан соң дуслыгыбыз мәһаббәткә әверелде. Җиде ел Казанда эшләдем, Якуб тәкъдим ясагач, авылга кайттым. Аңа кияүгә чыгуыма бер вакытта да үкенмәдем, ул минем терәгем булды. Дүрт бала үстердек, кызганыч, бүген инде берсе дөньяда юк.

    Элек яшьләрне ничек кавыштырырга дигән проблема булмады, яшьләр бер-берсен табып гаилә кора, балалар туа, авыллар горләп тора иде. Ә хәзер авылда күпме  өйләнмәгән егет. Без авыл тормышыннан курыкмадык.  Колхозлар таркалгач, дөрес, авылда эш бетте, без яшь вакытта эшче көч җитмәде. Ярар, ир-атлар читкә йөреп эшли.

    Яшь гаиләләр булмагач, бала тумый, димәк,  балалар бакчасы, мәктәп бетә дигән сүз. Хатын-кызга тагын эш урыны калмый. Эш булса, кызлар да кайтыр иде авылга. Яшәү шартларыбыз шәһәрнекеннән ким түгел бит.

    Реклама

    Иске Кади авыл Советы җирлегеннән белешүебезчә, авылда 40лап өйләнмәгән егет исәпләнә. Дөрес, араларында уңган-булган, 30 яшькә җитмәгән егетләр дә бар икән, тик авылда кызлар юк. Ә сәбәбен эш урыннары булмаудан күрә авыл халкы.

    Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, үткән ел районда 86 парның никахын теркәгәннәр. 2018 елда – 101, 2017дә 103 гаилә барлыкка килгән. Аларның күпчелеге биредә язылыша гына, ә яшәү урыннары – шәһәрдә. Шул ук вакытта бу гаиләләрнең өчтән береннән күбрәге таркала да. Былтыр – 33, 2018дә – 41, 2017 елда 40 гаилә җимерелгән.

    Язмамны әзерләгәндә газета укучыларга гаилә кормаган кешенең фикерен дә җиткерергә  уйлап, инде пенсия яшенә җитеп килүче ялгыз танышым белән элемтәгә кердем. Аның җавабы мондый булды: “Әйе, яшь вакытта сиңа үзеңә генә дә бик яхшы, барын да булдыра аласын. Ә олыгая барган саен исәнлегең дә какшый, терәк булырдай кеше кирәклеген дә аңлыйсың, тик инде соң була. Әти-әниең дөньядан киткәч бөтенләй ялгыз каласын, туганнарыңның да  үз тормышы, үз мәшәкате.  Балаларны гаиләле итү ата-ана бурычы ул, Коръәндә дә “балаң балигълык яшенә җиткәч аны гаиләле итү турында уйларга кирәк”, диелгән. Ялгыз яшәү ир-атка да, хатын-кызга да җиңел түгел, бөтен нәрсәң, байлыгың янына терәк булырлык парың  кирәк. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, шуның өчен яшьләргә әйтергә теләгән фикерем шул: вакытында үз динеңдәге кеше белән гаилә корып, балалар үстерергә.  Байлыкны бергәләп табарга мөмкин. Ялгызлык авыр. Кимчелекләрсез кеше юк. Аны ничек бар шулай кабул итәргә кирәк.”

    Район социаль яклау  бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина: -Хәзер яшь гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм дә аз түгел, ел башыннан балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары тагын артты. Шулай да яшьләр гаилә корырга ашыкмый, укыйлар, эшкә урнашалар, карьера ясарга телиләр һәм утызга җиткәннәрен сизми дә калалар. Анда инде үз яшьтәшләре гаилә корып бетергән була. Безгә әти-әниләр, әби-бабайлар гаилә кору кирәклеге турында еш сөйлиләр иде.  Районда андыйларны кавыштыру өчен берәр клуб булса, елга берничә парны кавыштырсалар да яхшы булыр иде. Тик ул финанска барып төртелә шул.

    Бөтендөнья татар конгрессы Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Харисова: - Кавыштыру клубы оештыру планы бар. Башка районнардагы хезмәттәшләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез, дөрес, мәшәкатьләре күп. Әлеге иҗтимагый эштә безгә ярдәмчеләр дә кирәк булачак.  Яучылык эшенә алынырга теләүче апаларны да үзебезнең командада күрәсе килә. Үз парын эзләүче ялгызларның мөрәҗәгатьләрен дә көтәбез.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: