"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Узган елда Шешминка авыл җирлеге авыллары шәхси хуҗалыклары 54643 килограмм сөт тапшырган, ягъни 2018 елдагыдан 10753 килограммга күбрәк. Монда барлыгы 36 баш савым сыеры исәпләнә.
Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым җыю буенча эш гыйнварда ук башланып киткән. Ике атна эчендә 74 мең 250 сум, ягъни тиешленең 48 проценты кадәр үзсалым акчасы җыелган.
Быел бер урамлы Андреевка авылының суүткәргечләрен яңарту буенча эш башланырга тора. Шешминкада да бу уңайдан “боз кузгалыр” дигән өмет бар.
25-31 гыйнварда район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр.
0