"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Шешминка авылында, республика программасы нигезендә, Ленин урамында юл ясаганнар.
Алкалы хоккей буенча ир-егетләр арасында республика беренчелеге кысаларында Байлар Сабасында узган уенда безнең район командасы җиңүгә ирешкән, исәп - 10:2.
Шушы көннәрдә район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигоны ишекләренә йозак куйдылар, полигон вакытлыча эшләми.
Район мәктәпләре ел башыннан 107 тонна 339 килограмм макулатура, 10 тонна 128 килограмм пластик туплаганнар.
0