Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә укучылар, макулатура тапшырып, акча эшлиләр

Район мәктәпләре ел башыннан 107 тонна 339 килограмм макулатура, 10 тонна 128 килограмм пластик туплаганнар.

Туймәт мәктәбе укучылары быел 4606 килограмм макулатура җыеп, хәзерләүчеләргә тапшырганнар, 21 мең 605 сум акча эшләгәннәр. Бер укучыга исәпләгәндә, уртача 131 килограммга якын туры килә, әлеге күрсәткеч бүген район мәктәпләре арасында иң югары.

-Ай саен нәтиҗә ясап барабыз, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Роза Гыйниятуллина. – Алдынгыларны мәктәп линейкасында бүләклибез. Әйтик, 7 нче сыйныф укучысы  Гөлинә Сөләйманова, 6 нчыдан Данияр Абдуллин, 5 нчедән Сөмбел Шәрифуллина, 4 нчедән Алия Хәмитова, 2 нче сыйныф укучылары Фәнзиль Абдуллин һәм Муса Хәйруллин инде берничә тапкыр акчалата премиягә лаек булдылар. Укучыларга макулатура җыярга әти-әниләре, әби- бабайлары, күршеләре дә булыша, бер кәгазь дә чүп чиләгенә китми. Макулатура һәм пластик сатып эшләгән акчаның бер өлешен мәктәп ихтыяҗларына  тотабыз.

Шешминка мәктәбе укучылары да бу эштә алдынгылар сафында. Алар быел 3 тоннадан артык кәгазь калдыклары җыйганнар (бер укучыга 110 килограммдан күбрәк). Макулатура җыю буенча кадетлар мәктәп-интернаты, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә укучылары да нык тырыша,  биредә ул бер укучыга 70 – 77 килограмм туры килә. Лашман, Югары Кармалка мәктәпләре укучылары әлегә алдынгылардан нык калыша.

Шешминка укучыларының һәрберсе уртача 57,4 килограмм пластик шешә җыйган, барлыгы –420 килограмм. Лагерка һәм кадетлар мәктәп – интернаты укучылары да пластик җыюда сынатмыйлар, ул бер укучыга уртача 17 – 12 килограмм туры килә. Ә менә Иске Элмәле, Лашман мәктәпләре укучылары исәбендә бу төр чимал бөтенләй аз.

фото: Разиля Шарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев