Шешминка урамнары шомара
Безнең районда

Шешминка урамнары шомара

Шешминка авылында, республика программасы нигезендә, Ленин урамында юл ясаганнар.

Республикадан күчерелгән акчага 1 километр арада эш башкарылган, юлга вак таш җәелгән.

-Киләсе елда бу программага бертуган Бочкаревлар урамы керде, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. – Монда да вак таш җәеп, юлны тигезләү күздә тотыла. Мәктәп урамында да хәзер юл яхшырды. Биредә яшәүчеләр, 1әр мең сумнан кушылышып, урам юлына үзләре таш ташыттылар.

фото: автор 


Нет комментариев