Күзләр төсе һәм язмыш арасында бәйләнеш бармы?
Астрологлар, әйе, мондый бәйләнеш бар, дип фараз итә. Моннан йөзләрчә еллар элек, җир шарында адәм балалары барлыкка килгән генә вакытта аларның күзләре коңгырт төстә булган. Планетада климат йомшак, җылы, ә табигать кешегә барлык нигъмәтләрен мул биргән чор була ул.