“Ул көн киләсен беләм, әмма уйламаска тырышам”
Мин әле яшим! Яман шешкә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова әнә шул сүзләр белән үзен дә, якыннарын да өметләндерә. Бөтен илгә танылган Казан кызы шушы көннәрдә тагын бер операция кичереп, күп төрле тикшеренүләр үтте. Анализлар зарланырлык түгел, ди үзе.