Чирмешәндә кышны озаттылар, Масленица үткәрделәр
Карлары, бураннары, салкыннары белән үзәккә үткән кыш узып та бара. Урамда яз сулышы көннән-көн ныграк сизелгән көндә – 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә чирмешәнлеләр кышны җырлап-биеп озаттылар. Яз кызы үз хокукларын алды.