Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә кышны озаттылар, Масленица үткәрделәр

Карлары, бураннары, салкыннары белән үзәккә үткән кыш узып та бара. Урамда яз сулышы көннән-көн ныграк сизелгән көндә – 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә чирмешәнлеләр кышны җырлап-биеп озаттылар.  Яз кызы үз хокукларын алды.

Әлеге бәйрәм чарасы “Кәрвансарай” янындагы сәүдә мәйданында узды. Монда килгәннәр  рәхәтләнеп күңел ачтылар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышын карап кәефләрен күтәрделәр, үзләре дә хатын-кызларыбызга багышлап җырлар башкардылар, биеделәр.

Шунда ук шашлык белән сыйланырга, кирәк-ярак сатып алырга мөмкин иде.

Ә 9 март көнне районның рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары Май чабу – Масленицаны оештырдылар. Бу көнне буранлап торса да, һава торышы аларга киртә булмады,   бәйрәмне  кафеда дәвам иттеләр.

Масленицаның төп ризыгы – коймакның төрлесен авыз иттеләр, табын артында кайнар чәй һәм башка тәм-томнар белән дә сыйландылар, җырладылар, биеделәр, уйнадылар.

Бәйрәмне үткәрүдә булышкан һәм чыгымнарны күтәргән өчен,  кафе хуҗасы Руслан Хәлиуллинга һәм шәхси эшмәкәр Сергей Плехановка оештыручылар олы рәхмәт белдерделәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә кышны озаттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев