Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Үтәмештә яшәүче бер ир-ат гаризасы буенча хатынын җаваплылыкка тартканнар

4 – 10 мартта район полиция бүлекчәсендә 21 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 частеның Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 4 – 10 мартта район полиция бүлекчәсендә 21 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре бер атнада 10 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында материаль зыян белән 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагын ачыклаганнар. Берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Иске Үтәмештә яшәүче бер ир-ат гаризасы буенча, 8 мартта исерек хәлдә балигъ булмаган балалар алдында тавыш күтәргән хатыны җаваплылыкка тартылган.

03 8-9-10 март көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен 50 тапкыр чакыртканнар. ОРВИ белән авыруның бер очрагы теркәлгән. Берәү алкогольле эчемлек белән агуланган. Берничә кеше төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән. Күпчелек чакыртулар югары кан басымыннан интегүчеләр янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 43 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен, плитәләр көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев