Районыбызның иң олы кешесе, Лашман авылында яшәүче Нәхтимә әби Зыятдинова яңа елның беренче көннәрендә бик зур юбилеен - 100 яшен билгеләп үтте.
Гомере буе колхозда эшләгән, күп авырлыклар күргән, тугыз бала тәрбияләп үстергән якташыбызның 18 оныгы, 33 оныкчыгы, хәтта сигез оныкчыгының балалары бар.
Әбине хөрмәтләп, юбилей тантанасына бик күп кунаклар...