Кеше тормышында иң еш кулланыла торган әйберләр исемлегенә нәрсәләрне кертергә була? Телефон?! Акча?! Әйе, килешәм. Тик син тагын бер әйбер турында оныттың. Пакет! Кибеттән азык-төлек алып кайтканда, мәктәпкә икенче аяк киеме яки спорт киеме салып барганда, китап-дәфтәрләрең сумкаңа сыймаса да, пакет кулланасың. Һәм бер син генә түгел, бик күпләр шулай...