Районыбызда өч көн ГТОчылар ярышты. Илкүләм җәйге фестивальнең республика этабында 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар. Ахырдан, бүләкләү тантанасында, чирмешәнлеләр өчен ихлас сөендек, командабыз - гомумкоманда зачетында икенче урын иясе.
Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан,...