Яр Чаллыдагы якташлар “крис“ биюен тансыклаган
Бу калада яшәүче чирмешәнлеләр "Энергетик" мәдәният сараенда узган чираттагы очрашуда рәхәтләнеп "крис" биеделәр. Гадәттә, ул безнең як мишәрләренең яраткан уены.
600гә якын якташыбыз тамаша залында үзебезчә, "кучарка", "нүеш", "умит", "әпәй" һәм башка "тәмле" сүзләр кыстырып та сөйләште, "Без чирмешәнлеләр!" дип мактанышып та алдылар. Мәҗлестә бар да килешә, монда бер-береңне гаепләү...