Чирмешәндә машина урлаучы Нурлатка барып җитә алмаган
Соңгы вакытта районда автомобиль урлап китү очраклары күбәйгән. Быел барлыгы биш машинаны "аякландырганнар" (былтыр - бер), өчесе район үзәгендә.
Чирмешән авылының Гаяз Исхакый урамында яшәүче берәүнең капка төбеннән җиңел автомобиле юкка чыга. Бу хәл төнлә булган. Никтер, хуҗа кеше документларын, машина ачкычын да салонда калдырган, утыр да кит...
Бәхеткә, полиция...