Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 5 октябрь 2016 яңалыклары

    • 5 октябрь 2016 - 12:36
      Чирмешән районында автоледига бер бокал сыра 30 мең сумга төшкән
      Бер атнада район территориясендә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче өч кеше ачыкланган. Руль артына исерек яки салмыш килеш утырырга, гадәттә, ир - егетләребез "батырчылык" итә. Әмма һәр кагыйдәдән чыгарма була дигән ди, кайчакта бу адымга гүзәл затлар да бара. Әйтик, шушы көннәрдә генә район үзәгендә кич белән ЮХИДИ...
      1250
      0
      0
    • 5 октябрь 2016 - 12:20
      Чирмешәндә “чынлап” уйнадылар
      Бүген Чирмешән лицееның икенче катында чыккан янгын аркасында, укучыларны эвакуацияләргә туры килде. Бәхеткә, янгынчылар вакытында килеп, шартлы ут чыганагын сүндереп өлгерделәр. -Бернинди алдан кисәтү булмасын, өйрәнүләр көтелмәгән, чынга охшаш булырга тиеш. Бу үзебез өчен кирәк. Чынлап "уйныйбыз". Хәзер үк янгын турында "вводный" бирегез, - дип әмер бирде районның гражданнар оборонасы...
      2913
      0
      0
    • 5 октябрь 2016 - 07:26
      Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Укытучылар көне уңаеннан котлавы
      Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! Безнең хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан иң ихлас тәбрикләүләребезне кабул итеп алыгыз. Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәрбер кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Район белем бирү...
      3054
      0
      0
    • 5 октябрь 2016 - 06:58
      Чирмешән районы хәбәрләре
      Техникумның үз тулай торагы булачак Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары өчен үзгәртеп корылган тулай торакта ремонт эшләре күптән тәмамланган. Бирегә җиһазлар кайтарып, документ эшләрен генә башкарасы калган. Элеккеге санитар күзәтчелек үзәге бинасы үзгәртеп корылган тулай торак 50 кешегә исәпләнгән. Кадетлар сынатмаган "Яшь армиячеләр, алга!" хәрби - спорт уенының төбәк...
      0
      0
      0
    • 5 октябрь 2016 - 05:25
      Башкалада Чирмешән данын пенсионер Ильяс Хәйруллин яклады
      Өлкәннәр көне һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Казанда олы яшьтәге машина йөртүчеләр ярышты. Анда безнең район данын полиция бүлекчәсендә ирекле ялланып эшләүче 62 яшьлек Ильяс Хәйруллин яклаган. Бәйгенең ир-атлар арасында җиңүчесе - Сарманнан, ә хатын-кызлардан - Бөгелмә районы вәкиле. Бәйгечеләрнең иң олысына 74 яшь булган.
      3232
      0
      0
    Реклама