Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында автоледига бер бокал сыра 30 мең сумга төшкән

Бер атнада район территориясендә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче өч кеше ачыкланган. Руль артына исерек яки салмыш килеш утырырга, гадәттә, ир - егетләребез "батырчылык" итә. Әмма һәр кагыйдәдән чыгарма була дигән ди, кайчакта бу адымга гүзәл затлар да бара. Әйтик, шушы көннәрдә генә район үзәгендә кич белән ЮХИДИ...

Бер атнада район территориясендә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүче өч кеше ачыкланган.

Руль артына исерек яки салмыш килеш утырырга, гадәттә, ир - егетләребез "батырчылык" итә. Әмма һәр кагыйдәдән чыгарма була дигән ди, кайчакта бу адымга гүзәл затлар да бара. Әйтик, шушы көннәрдә генә район үзәгендә кич белән ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын - кыз идарә иткән "Жигули" машинасын туктаталар. "Автоледи" эчкән килеш руль артына утырган булып чыга. "Сыра эчтек", - дип аңлатма бирә.
Көндезге сәгать 12ләр тирәсендә полиция бүлекчесе бинасы янында ук диярлек туктатылган тагын бер машина йөртүчесе дә бөтен гаепне сырага сылтый, "нибары бер бокал сыра эчтем", - дип аклана ул, әйтерсең, сыра эчеп, машинада йөрергә ярый. Полиция хезмәткәрләре әле бу сүзләрнең дә чынбарлыкка туры килмәвен алкотестер ярдәмендә исбатлый.
Сентябрьнең соңгы көнендә Югары Кәминкә янында җиңел машина йөртүче идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китә. Авария урынына килгән ЮХИДИ инспекторлары шоферның исерек булуын ачыклыйлар.
Хәзер инде аларның өчесенә дә 30 мең сум штраф яный һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы автоледи