Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “чынлап” уйнадылар

Бүген Чирмешән лицееның икенче катында чыккан янгын аркасында, укучыларны эвакуацияләргә туры килде. Бәхеткә, янгынчылар вакытында килеп, шартлы ут чыганагын сүндереп өлгерделәр. -Бернинди алдан кисәтү булмасын, өйрәнүләр көтелмәгән, чынга охшаш булырга тиеш. Бу үзебез өчен кирәк. Чынлап "уйныйбыз". Хәзер үк янгын турында "вводный" бирегез, - дип әмер бирде районның гражданнар оборонасы...

Бүген Чирмешән лицееның икенче катында чыккан янгын аркасында, укучыларны эвакуацияләргә туры килде. Бәхеткә, янгынчылар вакытында килеп, шартлы ут чыганагын сүндереп өлгерделәр.

-Бернинди алдан кисәтү булмасын, өйрәнүләр көтелмәгән, чынга охшаш булырга тиеш. Бу үзебез өчен кирәк. Чынлап "уйныйбыз". Хәзер үк янгын турында "вводный" бирегез, - дип әмер бирде районның гражданнар оборонасы буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Фаяс Минһаҗев оператив төркем утырышы ахырында.
Ул да булмады, "ут"ның район үзәгендәге лицейда чыкканлыгы хакында хәбәр алынды. Шулай итеп, көндезге 11 ләр тирәсендә лицей бинасына санаулы минутлар эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре "пожар" урынында эшли иде инде. Коммуналчылар, газчылар, электрчылар да озак көттермәде. Балалар "утны сүндергәнче" куркынычсыз урында иде.
- Өйрәнүләргә әзерлек өчен укучыларга һәм укытучыларга "канәгатьләнерлек" билгесе куйдык. 3 минут та булмады, алар эвакуациясе төгәлләнгән иде. Бу бик яхшы нәтиҗә. Ашыгыч хезмәтләр дә тиешле вакытта килеп җитте, - дип бәя бирде өйрәнүләргә Чирмешәндәге янгын-коткару гарнизоны начальнигы Фәрит Яруллин.
Әлеге өйрәнүләр Бөтенроссия күләмендә уздырылучы штаб тренировкасы кысаларында үтә. Хәвеф-хәтәр чыкса, без бар нәрсәгә әзер булырга тиеш. Өйрәнүләр 4нән 7 октябрьгә чаклы дәвам итәчәк. "Чынлап" уйнаулар алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лицей өйрәнүләр

2
X