Чирмешән районында бәрәңге уңышы начар түгел (+ФОТО)
Гадәттә халык бакчаларга бәрәңге алырга ничектер бер вакыттарак, дәррәү кубып төшә иде. Быел исә кайбер якташларыбыз икенче икмәкне август уртасыннан ук базларына салып куйды. Ә бер өлеш, киресенчә, ашыкмый әле.
Кызуда туфрак астындагы бәрәңгеләр пешеп, йомшара ук башлаган, диләр. Моңа кадәр, әйтерсең лә кырау сукты, бакчалардагы бәрәңге сабаклары август башыннан...