Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бәрәңге уңышы начар түгел (+ФОТО)

Гадәттә халык бакчаларга бәрәңге алырга ничектер бер вакыттарак, дәррәү кубып төшә иде. Быел исә кайбер якташларыбыз икенче икмәкне август уртасыннан ук базларына салып куйды. Ә бер өлеш, киресенчә, ашыкмый әле. Кызуда туфрак астындагы бәрәңгеләр пешеп, йомшара ук башлаган, диләр. Моңа кадәр, әйтерсең лә кырау сукты, бакчалардагы бәрәңге сабаклары август башыннан...

Гадәттә халык бакчаларга бәрәңге алырга ничектер бер вакыттарак, дәррәү кубып төшә иде. Быел исә кайбер якташларыбыз икенче икмәкне август уртасыннан ук базларына салып куйды. Ә бер өлеш, киресенчә, ашыкмый әле.

Кызуда туфрак астындагы бәрәңгеләр пешеп, йомшара ук башлаган, диләр. Моңа кадәр, әйтерсең лә кырау сукты, бакчалардагы бәрәңге сабаклары август башыннан саргайдылар. Югыйсә, майдагы, июньдәге яңгырлардан соң ничек күкрәп үсеп киткәннәр иде. Болай булса, бәрәңге уңа дип сөендек. Тик июль, августтагы 35-40 градуслы кызу тәмам көйдерде яшелчәләрне.
-Хәзер болай тотудан ни файда, бәрәңгенең сабаклары кипкән, коры, чиста вакытта алып калыйк дип бакчага чыктык. Күршеләр дә булыша. Елына күрә, нишләтәсең, уңыш начар түгел. Вагы да ярый - анысы малларга: биш баш сыер, дүрт үгез, ат асрыйбыз, - ди Утыз Имән авылыннан 15 сутыйлы бакчасыннан бәрәңгесен алып базына салып куйган Фәрхат Әминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бәрәңге уңышы казып алалар