Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 10 март 2016 яңалыклары

    • 10 март 2016 - 13:07
      Иң көчлеләр Чирмешән полиция бүлекчәсендә эшли
      Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары арасында үткән VII спартакиадада "Чирмешән" полиция бүлекчәсе коллективы, 460 очко җыеп, иң көчле булып танылды. Беренче Чирмешән мәктәбе коллективы - икенче, Чирмешән лицее өченче булдылар. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан оештырылган әлеге спорт ярышларында 11 командада 250 кеше көч сынашты, аларга йөздән артык җанатар көч бирде. Ир-егетләр дә,...
      662
      0
      0
    • 10 март 2016 - 11:38
      Чирмешәнлеләр район газетасының атнасына ике тапкыр чыгуын тели
      Соңгы вакытта, чыгымнарны киметү максатыннан, район газеталарын атнага бер генә тапкыр 8 битле итеп чыгару турында фикерләр еш ишетелә. Сез, хөрмәтле газета укучылар, әлеге тәкъдимне хуплыйсызмы? Флера Рәхимҗанова, Чирмешән район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары:- Район газетасын атнага ике тапкыр көтеп алып, укырга өйрәнгән инде без. Минемчә, бер генә калгач, номерлар...
      559
      0
      0
    • 10 март 2016 - 10:17
      Яшь артистлар Чирмешәндә җыела
      15-16 мартта Чирмешәндә "Йолдызлык" - "Созвездие" телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узачак. Безгә Аксубай, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спас, Чистай районнарыннан 704 яшь артист килүе көтелә. Бу фестивальда 135 як­ташыбыз чыгыш ясаячак, барлыгы 40ка якын концерт номеры тәкъдим ителәчәк. Ике көнгә сузылучы фес­тиваль район мәдәният йортында уза, чыгышлар көндезге...
      850
      0
      0
    • 10 март 2016 - 08:35
      Чирмешәндә спартакиада булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
      Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
      706
      0
      0
    • 10 март 2016 - 05:59
      Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарганнар
      Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк...
      823
      0
      0
    • 10 март 2016 - 05:40
      Чирмешәндә коймак пешерделәр
      Май чабу көннәрендә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым бар икән. 8 март көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгына җыелган чирмешәнлеләрнең быелгы елы бик уңышлы булыр, мөгаен, чөнки биредә, тамаша барышында, мәйданга җыелган халыкны Май чабу бәйрәменең төп атрибуты - коймак белән сыйладылар. Май чабу - Масленица керәшеннәрдә, славяннарда кышны...
      742
      0
      0
    • 10 март 2016 - 04:43
      Чирмешән хоккейчылары - финалда
      Безнең "Корыч ябалаклар" узган шимбә көнне Байлар Сабасының "Тимерхан" командасын 5:3 исәбе белән отып кайтты. Хәзер якташларыбыз финалда мамадышлылар белән очрашачак. Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелеге финалында командаларга көндәшләрен ике тапкыр җиңү кирәк. Әлеге уенннарның тәүгесе бу атна якшәмбесендә, 13 мартта, Мамадышта үтәчәк. Икенче, Чирмешәндә узачак очрашу киләсе атнаның я...
      581
      0
      0
    Реклама