Чирмешәндә Кыш бабай Гыйрфановлар гаиләсенә өй ачкычы тапшырды
Түбән Кәминкә авылыннан Илгиз һәм Лилия Гыйрфановларга Яңа ел алдыннан өр-яңа йорт бүләк иттеләр. Башка гаиләдә тәрбияләнгән ятим егет гаиләсенең хәзер район үзәгендә мунчасы да булган, 42 квадрат метрлы үз "почмагы" бар.
Чирмешәндәге Бакча урамында, быел ачылган "Әкият" балалар бакчасы каршында шундый дүрт йорт төзелгән. Тыштан карап торышка, кечкерәк кебек...