Республиканың муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Теләчедә узган волейбол турнирында Чирмешән спортчылары өченче урын яулады.
Авыл районнары вәкилләре, унөч команда арасында, безнекеләр Чүпрәле, Югары Ослан волейболчыларыннан гына калышкан. Бәйгене оештыручылар Чирмешән командасын һәм аерым уенчыларны: Марат Әһлиуллинны, Әнис Гатауллинны, Флера Рәхимҗанованы, Илнур Җамалетдиновны, Радик Мөхәммәтшинны, Ленар Камаловны, Марат Миншинны, Ринат Сибгатуллин...