Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 3 ноябрь 2015 яңалыклары

    • 3 ноябрь 2015 - 11:05
      Халкыбызны афәттән саклыйк
      Бүгенге көндә без экстремистчылык дигән сүзне еш ишетәбез. Һичшиксез, ул безнең күңелләрдә төрле негатив фикерләрне тудырып, ниндидер бер курку һәм шиктә калдыра. Күп очракта бу бәла әллә кайдан килми, ул җәмгыять эчендә үзе туа. Ләкин, аның ничек һәм кайдан килеп чыкканын күбесе әле белеп бетерми. Сау-сәламәт җәмгыять Кешелек җәмгыяте ул...
      979
      0
      0
    • 3 ноябрь 2015 - 10:43
      Чирмешән районында традицион ислам айлыгы үткәрелә
      1 ноябрьдән районда традицион ислам айлыгы үткәрелә. -Айлыкның максаты - традицион исламны ныгыту, мөселманнарда төп дини принципларны формалаштыру, аларның радикаль карашлы, экстремистлык оешмалар йогынтысына эләкмәүләрен булдыру,- ди дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү Советы рәисе, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. Айлыкны үткәрү өчен район мөхтәсибе Мингәгыйр Миншин, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы...
      3
      0
      0
    • 3 ноябрь 2015 - 07:59
      Чирмешән волейболчылары кубок белән кайтты
      Республиканың муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Теләчедә узган волейбол турнирында Чирмешән спортчылары өченче урын яулады. Авыл районнары вәкилләре, унөч команда арасында, безнекеләр Чүпрәле, Югары Ослан волейболчыларыннан гына калышкан. Бәйгене оештыручылар Чирмешән командасын һәм аерым уенчыларны: Марат Әһлиуллинны, Әнис Гатауллинны, Флера Рәхимҗанованы, Илнур Җамалетдиновны, Радик Мөхәммәтшинны, Ленар Камаловны, Марат Миншинны, Ринат Сибгатуллин...
      744
      0
      0
    • 3 ноябрь 2015 - 06:02
      Матбугатка язылган өчен IPAD!
      "Татмедиа" АҖ үзенең абунәчеләре арасында "Матбугатка язылган өчен IPAD!" акциясен быел да үткәрә. Бу юлы төп приз - IPADны оту мөмкинлеге язылган басмаларның суммасына бәйсез рәвештә барлык катнашучыларга да тигез булачак. Язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәргән абунәчеләр түбәндәге призларны - санлы фотоаппаратлар, акциянең спонсоры - Кукмара савыт-саба заводы тимер савытларын, шулай...
      758
      0
      0
    • 3 ноябрь 2015 - 04:48
      Чирмешәнлеләр район газетасына языла
      2016нчы елның беренче яртысында алдыру өчен "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына 1546 заказ карточкасы тутырылган. Тулаем, райондашларыбыз 4306 данә басмага язылып куйганнар. Подписка Ивашкино, Түбән Кармалка, Ульяновка, Чирмешән, Югары Кәминкә, Күтәмә элемтә бүлекчәләрендә яхшырак оештырылган.
      855
      0
      0
    Реклама