Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 7 октябрь 2015 яңалыклары

    • 7 октябрь 2015 - 10:57
      Чирмешән мәчетендә укулар башланды
      Быел Чирмешән мәчете мәдрәсәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә дини укулар оештырыла. "Нәниләр" төркеме дәрескә атнага бер тапкыр җыелачак. Уку елы башлану уңаеннан биредә үткән чарага 70 ләп якташыбыз килгән. Алар төркемнәргә бүленеп дини гыйлем алуга керештеләр.
      1169
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 08:24
      Казан университеты бинасының 16 катыннан укытучы егылып төшкән
      Беренчел фаразлар буенча, университет укытучысы 16 нчы каттан сикергән. Әлегә аның исем-фамилиясе хәбәр ителми. Фаҗигале хәл уку йортының Кремль урамы, 35 адресы буенча урнашкан 17 катлы бинасында булган. Ул КФУның төп бинасы янында урнашкан. Бу уңайдан тикшерү бара.
      940
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 07:48
      Чирмешәнлеләр гриппка каршы вакцина ясата
      Күп кенә йогышлы авыруларны прививка ясап кисәтәләр, шулай ук гриппны да. Быел районга 5800 вакцина кайткан. Иң элек прививка балаларга ясала, бездә теләге булган барлык балаларга да укол ясалган, ягъни 1640 бала профилактика үткән. Хәзер олыларга бушлай прививка ясыйлар. Районда яшәүче һәркем район үзәк больницасы поликлиникасының процедуралар кабинетына мөрәҗәгать итә...
      628
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 06:48
      Чирмешәнгә кыш килә
      Бүген төнлә беренче кар яуды. Туңдыруын туңдырмады, әмма интернетка күз салсаң, синоптиклар киләсе көннәргә Чирмешәндә нольдән түбән температура вәгъдә итә. Октябрь аеннан кышка керәбезме, анысы ничек булыр, һәрхәлдә ярыйсы ук салкынайтачак. Ышаныргамы, юкмы, инде иртәгәсе көнгә үк төнлә минус 4 градус булачак, диләр. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төнгә сакынлык 8 градуска...
      1217
      0
      0
    • 7 октябрь 2015 - 05:29
      Чирмешәндә автоинспекторга ришвәт бирергә маташкан машина йөртүчене хөкем иткәннәр
      Суд Оренбург өлкәсеннән 35 яшьлек машина йөртүчене, вазифаи затка ришвәт тәкъдим иткән өчен, 300 мең сум штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган. Әлеге кешене безнең район юлында исерек килеш машина белән идарә иткән хәлдә тоткарлыйлар. Соңрак ул бу хакта төзелгән беркетмәне юк итәр өчен автоинспекторга 30 мең сум күләмендә ришвәт...
      1066
      0
      0
    Реклама