Күп кенә йогышлы авыруларны прививка ясап кисәтәләр, шулай ук гриппны да. Быел районга 5800 вакцина кайткан.
Иң элек прививка балаларга ясала, бездә теләге булган барлык балаларга да укол ясалган, ягъни 1640 бала профилактика үткән. Хәзер олыларга бушлай прививка ясыйлар. Районда яшәүче һәркем район үзәк больницасы поликлиникасының процедуралар кабинетына мөрәҗәгать итә...
Күп кенә йогышлы авыруларны прививка ясап кисәтәләр, шулай ук гриппны да. Быел районга 5800 вакцина кайткан.
Иң элек прививка балаларга ясала, бездә теләге булган барлык балаларга да укол ясалган, ягъни 1640 бала профилактика үткән. Хәзер олыларга бушлай прививка ясыйлар. Районда яшәүче һәркем район үзәк больницасы поликлиникасының процедуралар кабинетына мөрәҗәгать итә ала, ә авылларда фельдшер-акушерлык пунктына барырга кирәк.
Прививка тын юллары авыруларына, салкын тиюгә каршы түгел, бары гриппка каршы гына. Вакцинацияләү 6 айдан зуррак һәр кешегә киңәш ителә. Безнең төбәк өчен прививка ясатуның иң отышлы вакыты - сентябрь-ноябрь айлары.
Кискен тын юллары вируслары белән зарарланмас һәм грипп йоктырмас өчен, врачлар профилактик чаралар үткәрергә киңәш итә.
-Вирус йоктырган кешеләрдән ераграк булырга, саклык чаралары күрергә, иммунитетны күтәрергә кирәк, - ди район үзәк больницасының гомум практика врачы Әлфия Мөхетдинова. - Кеше күп җыелучы урыннарда булганда иртә һәм кич борын эченә оксолиновый мазь сөртергә.
Бүлмәне җилләтеп тору, даими рәвештә саф һавада йөрү дә файдалы. Суган, сарымсак ашарга яки аларның парын, эфир майлары (ментол, пихта, эвкалипт, лаванда, нарат, кедр) парларын да суларга була. Авыру кеше белән элемтәгә кергән очракта борын эчен гади яки тозлы су белән юарга кирәк. Салкын тиюнең беренче очракларын сизү белән бу процедураны үтәргә мөмкин. Вируска каршы врач билгеләгән дарулар (арпетол, ремантадин, анаферон һүм башка) кабул итәргә.
Гриппны кисәтүнең иң яхшы ысулы - иммунитетны күтәрү. Даими рәвештә бассейнда коену чыныктыра, бу очракта гриппка каршы торучанлык бермә-бер арта. Әгәр организмга килешсә, бал, сырганак, гөлҗимеш, алоэ, женьщен, лимонник төнәтмәләре куллануның да нәтиҗәләре начар түгел. Ревит, теравит, ундевит, арбидол, пиковит кебек витаминнар да иммунитетны күтәрә. Иммунитетны төшермәү өчен тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска. Организмыгызны өшетүдән саклагыз, бу очракта иммунитет төшә. Өшегәнегезне сизгән очракта кайнар ванна яки душ керегез, тәнегезне җылытыгыз.
Нет комментариев