Чирмешән районында 15 миллион сум үзсалым акчасы җыелган
Район буенча 2014 һәм 2015 ел өчен 15 миллион сум чамасы үзсалым акчасы җыелган, әлегә шуның бары 3 миллион сумнан артыграгы гына (24 процент) кулланылган.
-Район буенча алганда үзсалым җыюны начар бара дип булмый, 17 авыл җирлегенең 9сы 2015 ел өчен үзсалымны 100 процент җыйган, бу акчаларга республикадан тагын дүрт...