Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 17 сентябрь 2015 яңалыклары

    • 17 сентябрь 2015 - 11:01
      Чирмешән кырларының өчтән бере генә эшкәртелгән
      Октябрь якынлаша. Көзге эшләр азаеп, бераз ял итәргә вакыт сыман. Тик кырларыбызда эш байтак шул әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, районда кырларның бары 13200 гектары гына сөрелгән, эшкәртелгән. Бу - тиешленең 29 проценты. Дөрес, "Чирмешән АГРО"да - 2400, "Күтәмә-Агрофирмасы"да - 1620, "Сөлчә" җәмгыятендә 792 гектарда тракторлар узган. Алар...
      923
      0
      0
    • 17 сентябрь 2015 - 07:01
      Чирмешәндә хатын-кыз йөртүче җәяүлене бәрдергән
      Район үзәгендә, Дзержинский урамындагы "Чулпан" сәүдә йорты янында бер машина җәяүлене бәрдерә һәм авария урыныннан кача. Дөрес, зыян күргән кеше больницага мөрәҗәгать итүдән баш тарта. Әмма бу факт та гаеплене җаваплылыктан азат итми. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, юл - транспорт һәлакәтен китереп чыгаручыны бик тиз ачыклыйлар. Руль артында булган яшь хатын...
      1251
      0
      0
    • 17 сентябрь 2015 - 05:43
      “Сугыш елы балалары“: закон кабул ителерме?
      Безнең республикада "сугыш елы балалары" статусын һәм социаль ярдәм чараларын законлаштыруга юнәлдерелгән норматив хокукый актлар кабул ителерме? Хәбәрчебез шундый сорау белән безнең районда гражданнарны кабул иткән "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, республика Дәүләт Советы депутаты Тать­яна Воропаевага мө­рәҗәгать итте. Әлеге сорау...
      1156
      0
      0
    • 17 сентябрь 2015 - 05:14
      Мал тиресен кая илтергә?
      Тиздән Корбан бәйрәме җитә. Быел корбанга чалдырган малларыбызның тиресен җыючы, алучы булырмы икән? Гөлшат Фәсхетдинова. Чирмешән. Әлеге уңайдан район хәзерләүләр конторасы директоры Ренат Гарифуллин болай диде: -Бездә халык корбанга нигездә сарык чалдыра. Моңа кадәр аларның тиреләрен үзебездә җыеп кая да булса илтеп тапшыра идек. Ә узган елда моны эшли алмадык,...
      1025
      0
      0
    Реклама