"Безнең Чирмешән" газетасы интернеттага сайты аша райондашларыбызның теге яки бу, күпләргә кагылышлы, мөһим, кайвакыт кызыклы мәсьәләләр буенча фикерләрен белешеп тора. Соңгы сорашу Сабантуйлар хакында иде.
Бер ай чамасы барган сорашуда күпчелек - тавыш бирүчеләрнең 40сы (65 процент) "Көрәштә үз спортчыларыбызны гына катнаштырырга," - ди. "Көрәш батырына тәкә белән суыткыч та...