Чирмешәндә балалар ялкау түгел
Җәйге каникулларның беренче көненнән үк район үзәгендә унике укучы эшкә урнаштырылган. Алар, нигездә, урманчылык питомнигында үсентеләр караша. Балалар район үзәген матурайту, чәчәкләр утырту, аларга су сибү эшләренә дә җәлеп ителә.
Элегрәк, без үскәндә, авыл балаларының күпчелеге сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк-ярагын, сумкасын, кием-салымын алырга дигән акчаны җәен үзе эшләп табарга тырышты....