Районның узган елдагы кыр батыры Марсель Нигъмәтуллин быел да алдынгылар сафында. "Үтәмеш"тә ул чәчкән участоклар 1000 гектардан ук күбрәк.
-Көн саен 80-90 гектар узыла,- ди Марсель. - Тракторым тыңлаучан, ипле, көчле, ватылып интектергәне юк.
Бүген әлеге уңган механизатор Урманасты Үтәмеш Сабан туе уза торган урын янында бодай чәчә. Орлык агуланган,...