Чирмешән районы хуҗалыкларының кайберләрендә орлык сыйфатлы түгел
Район хуҗалыкларында язын чәчү өчен 9 мең 600 тонналап орлык кирәк. Бу күләмдә симәнә салынган салынуын, тик аларның сыйфаты начар. Булган орлыкларның 58 проценты (15 процент рөхсәт ителә) массакүләм репродукцияле, ягъни, гади генә әйткәндә, картайган.
-Менә, күрәсезме, кайбер орлыклар бөтенләй шытмаган, берничәсенең үсентеләре бик зәгыйфь, тамырлары да начар,- ди "Россельхозцентр"...