Чирмешән балалары дельфинарийга бардылар
Районда яшәүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары Яр Чаллы шәһәрендәге дельфинарийга барганнар. Биредә алган тәэсирләр, уңай эмоцияләр күп еллар буе онытылмас, мөгаен.
Балалар диңгездә яшәүчеләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алганнар, тамашада Кара диңгез дельфиннары һәм диңгез мәчеләре дә катнашкан. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә тормыш мәшәкатьләрен онытып, кызыксынып тамаша...