Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстандагы республика бүлеге җитәкчесе туган авылы Бәркәтәдә парламент дәресе үткәрде, бер уңайдан якташларын - укучыларын Дәүләт Советына кунакка да чакырды.
Депутат, билгеле, бу чарада парламент, комитетлар эшчәнлеге, законнар кабул итү тәртибе белән дә таныштырды, сорауларга җавап бирде.
-Закон чыгару - җаваплы эш, аны кабул иткәндә юридик...