Кече Чегодай янындагы авариядә исерек шофер гаепле
12 июль көнне Чирмешән-Лениногорск юлында, Кече Чегодай янындагы юл чатында, авария була.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе - Чирмешәндә яшәүче 85 яшьлек абзый. Олы яшьтә булуына карамастан, "Нива" йөртүче салмыш хәлдә руль артына утыра. Юл чатында төп юлдан килүче машинага юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Бәхеткә, авариядә тән җәрәхәте алучы юк....